Әтнә таңы газетасы

Әтнә таңы газетасы

@atnatani 563 подписчиков канал

Район яңалыклары

Открыть
Категория: Tatar
Отзывы о канале «‎Әтнә таңы газетасы»‎ @atnatani

Похожее

КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
@tuganaylar2002
Muradgazdiev
Muradgazdiev
@Muradgazdiev
Мөслим-информ
Мөслим-информ
@muslumirc

Рекомендуем

Ставки прогнозы win24bet
Ставки прогнозы win24bet
@win24bet
Бонусы казино вулкан 🎰 Как в казино играть на деньги 🎁 Бездепозитный бонус
Бонусы казино вулкан 🎰 Как в казино играть на деньги 🎁 Бездепозитный бонус
@bonusi_kazino_vulkan
Корейские сериалы смотреть онлайн
Корейские сериалы смотреть онлайн
@korean_serials_online

Последние сообщения

Что бы увидеть другие сообщения, подпишитесь на канал @atnatani

Бөтендөнья татар конгрессы "Татарлар" газетасы белән берлектә "Солдат альбомы-2022" исемле конкурс уздырды.
Бәйгегә 25 нче гыйнварда старт бирелде. Җинучеләрне бәйгенең жюрие сайлап алып,нәтиҗәләрне игьлан итте. Олы Әтнә мәктәбенең 4 Б сыйныфы укучысы Сабиров Зиннурның эше аерым игътибарга лаек дип табылды һәм укучыбызны Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына дәштеләр. Сыйныф җитәкчесе Камалиева Гөлнара Ильяс кызы да рәхмәт хаты белән буләкләнде. Зиннурны һәм укытучысын уңышлары белән чын куңелдән котлыйбыз!

88 19:52

Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан гүзәл затларыбыз арасында волейбол ярышы үткәрелде.
Ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә:
1 урын - Мәңгәр авыл җирлеге командасы,
2 урын - Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы,
3 урын - "Ашыт"- җыелма командасы,
4 урын - мәдәният бүлеге командасы яулады.

121 10:08

Әтнәнең почта бүлеге бүген кыскартылган режимда эшлиячәк.
Эш сәгатьләре 8:00-12:00, 13:00-16:00. Ә 8 март көнне почта бүлеге эшләми, ял итәчәк. 

121 08:58

Белми калмагыз.
Бүген 7 март көнне Әтнә үзәк больницасында эш сәгате кыскартылган режимда, 13:30 га кадәр генә эшлиләр. Ә иртәгә 8 март көнне больница ял итә. 
Ләкин, кабул итү бүлеге тәүлек буе эшлиячәк.
Авырмагыз, үзегезне саклагыз. 

120 08:55

Кинотеатрларда, циркларда, концерт залларында һәм театрлардагы тамашачылар залын тутырырга рөхсәт ителә.
Татарстанда коронавирус чикләүләренең кайберләрен гамәлдән чыгардылар. ТР Министрлар Кабинетының шундый карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйдә генә тору мәҗбүри таләп булудан туктый. Моңа кадәр мондый категория гражданнарга табибка күренү, йорт хайваннарын урамга алып чыгу, чүп түгү, кибеткә бару һәм эшкә йөрүдән кала башка очракларда өйдә калу мәҗбүри таләп иде. Хәзер мондый чикләү бары тик киңәш итү рәвешендә генә санал
Моннан тыш, SARS-CoV-2 коронавирусы белән чирләмәгән һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерүне күздә тоткан мәҗбүри таләп тә гамәлдән чыгарыл
.

146 13:42

Татарстанда тагын 1127 кешедә коронавирус табылган.
«Ковид табылган 137 кеше хастаханәгә салынган. Йогышлы чир 18 яше тулмаган 181 балада ачыкланган», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Вирусны йоктырган кешеләр төбәкнең 45 муниципалитетында ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 354 кеше. Әтнә районында 5 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

140 13:39

Яшьләр эше спорт һәм туризм бүлеге оештырган юл һәләкатен киметү максаты белән волейбол ярышлары уза Әтнәдә.
Закиров Нияз призына Әтнәдә юл-транспорт һәләкатләрендә яшьләр үлеме белән көрәшкә багышланган, ир-атлар арасында волейбол буенча ачык турнир ярышлары уза.
"Безнең республикада 2021 елда 300дән артык кеше юл һәләкатенә очрап вафат булган. Районыбызда 3 кеше вафат булды. Райондашлар юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез",- дип мөрәҗәгать итә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

147 11:11

Бәйгене балалар да, аларны әзерләгән җитәкчеләре – мөгаллимнәр дә дулкынланып көтеп алды.
Чыгышларны бәяләгән жюри әгъзаларының фикерләре бердәй яңгырады:Куанычлы хәл – яшь буынның намаз уку осталыгы елдан-ел арта. Ә бәяләүгә килсәк, беренче чиратта, баланың киеменә игътибар итәбез, – дип ассызыкладылар.
Исламда гаурәтне каплаган хәлдә йөрү – беренче шарт санала. Хатын-кыз өчен гаурәт – ул тәннең кул чукларыннан, йөздән һәм аяк табаннарыннан тыш өлеше. Шул исәптән чәч тә гаурәт санала. Шулай ук ир-малайларның да матур, ябык киемнән булуы мәслихәт. Әлеге бәйгедә барысы 39 бала катнашты.
– Катнашучылар 3 яшьтән 15 яшькәчә иделәр. Намаз укыган яшь балаларны төркемнәргә бүлеп, урыннар бирү дөрес булмас дигән фикергә килдек. Төп максатыбыз – баланың ни дәрәҗәдә өйрәнүен билгеләү иде, – диде имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт.

145 08:41

Татарстанда тагын 1 403 кешедә коронавирус ачыкланган, 144 пациент хастаханәдә дәвалана.
«18 яше тулмаган 237 бала авыру йоктырган», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Авыручыларның күбесе Казанда (574), Чаллыда (161), Әлмәт (115) һәм Яшел Үзән (61) районнарында ачыкланган. Статистикага карасан Әтнә районында коронавирус инфекциясе кими бара. Соңгы тәүлектә Әтнәдә коронавирусның 6 очрагы ачыкланган.

157 15:18

Бездә зур кунак – Татарстан Республикасы Яшьләр эше министрының беренче урынбасары Ринат Наил улы Садыков.
Әтнә җиренә килүенең төп сәбәбе – “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерендәге ремонт барышын карау булса да, бер уңайдан районда яшьләр өчен оештырылган һәм бик уңышлы эшләүче объектлар белән дә танышты ул.
Шулай да министр урынбасарының Әтнәдә булуының иң югары ноктасы – “Ашыт”та булгандыр. Ни өчен диярсез. Эш шунда, әлеге минутларда монда хатын-кызлардан торган командалар арасында волейбол ярышы бара һәм Ринат Садыков алар белән якыннан аралашып, якынлашучы бәйрәм – 8 март белән котлап, һәрберсенә чәчәк бүләк итте. Аны озатып йөргән районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов белән гүзәл затларга чәчәк бирүләре искитәрлек күңелле тамаша булып күренде. Хәтта волейбол ярышының үзеннән дә!

157 15:15

Әтнә районы прокуроры тарафыннан гражданнарны кабул итү була.
Агымдагы елның мартында Татарстан Республикасы Әтнә районы прокуроры Татарстан юстиция киңәшчесе И.А. Мортазин тарафыннан төрле сораулар буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итүләр район предприятиеләренә һәм оешмаларына расланган график юлы белән башкарылачак. Көне һәм вакыты турында 8 (84369) 2-15-60 телефоны буенча ачыклый аласыз һәм алдан язылып куярга кирәк.
Әтнә районы прокуратурасы

166 08:47

Министрлар Кабинетының 2022 елга вәкаләтләре киңәйтелә.
РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы бүген Россия Федерациясе хөкүмәтенә пенсиягә өстәмә түләүләрне оператив рәвештә арттыру һәм аны индексацияләүгә хокук бирү турында закон проектын кабул итте.
Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән документ аңа «Дәүләт социаль ярдәме турында»гы закон нигезендә билгеләнгән пенсиягә социаль өстәмәләр күләмен билгеләү турында карар кабул итү хокукын бирә.

160 08:46